Татавтодор Буа филиалының «Тәтеш» бүлегендә техник карау уздырылды

2026 елның 27 марты, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлеге Татавтодорның Буа филиалындагы «Тәтеш» ЮРТИ бүлегендә еллык техник карау уздырды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде.

Техник тикшерүгә барлыгы 15 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителгән иде. Механизаторлар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрелде. Техник карау өчен тәкъдим ителгән барлык үзйөрешле машиналарга техник карау узу турында таныклык биреләчәк.

 

Фәрит Гарифуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Тәтеш шәһәре һәм Тәтеш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International