Теләче муниципаль районының «Алан» АҖ күрсәтмә техник карау уздырылды

2026 елның 27 марты, җомга

Алан авылында «Алан» АҖ базасында үзйөрешле машиналарга һәм аларның тагылмаларына техник яктан күрсәтмә тикшерү узды.

    Чара барышында тракторларның һәм аларга тагылмаларның техник торышы, үзйөрешле сиптергечләр, аларның янгын сүндерү чаралары, аптечкалар, авария хәлендәге тукталыш билгеләре, кире чигенүгә каршы терәкләр белән комплектланганлыгы, ә тагылмаларда саклагыч җайланмаларның булуы һәм тормоз системасының эшли алуы тикшерелде. Механизаторларның үзләренә беркетелгән техника белән эш итүгә тиешле категория буенча таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.

 Ел саен уздырыла торган техник тикшерүгә тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән 60 берәмлек техника тәкъдим ителде һәм аңа техник тикшерүне узу турында таныклык биреләчәк.

 Чара нәтиҗәләре буенча нәтиҗәләр ясалды һәм киңәшләр җиткерелде.

 

Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International