«Агрораздолье» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга, тракторларга һәм тагылмаларга еллык техник тикшерү уздырылды.
Техник тикшерү башланыр алдыннан механизаторларга республикада ел дәвамында булган юл-транспорт һәлакәтләре, үзйөрешле машиналар һәм тракторлар катнашында кылынган бәхетсезлек очраклары, юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм куркынычсызлык техникасын үтәү зарурлыгы турында мәгълүмат җиткерелде. Тикшерү барышында машиналарның техник торышы, тышкы яктылык приборларының һәм тормоз системаларының төзеклеге, теркәү мәгълүматларының туры килүе һәм механизаторларның тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыклары булуы тикшерелде.
И.Н.Ерикеев җитәкчелегендәге инженер-техник хезмәт вәкилләре һәм механизаторлар техниканы техник тикшерүгә сыйфатлы һәм тиешенчә әзерләгәннәр һәм аларга техник карау узу турында таныклык биреләчәк.
Рәис Хисмәтуллин – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Яңа Чишмә муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.