2026 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс

2026 елның 27 марты, җомга

2026 елның 26 мартында Бөгелмә муниципаль районында техниканың 2026 елгы язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча конкурс узды. Конкурсны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТТ бүлегенең әйдәүче киңәшчесе Шәрипов Р.Т., Бөгелмә муниципаль районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Исмәгыйлов И.К. уздырды.

Эш барышында игенчелек, орлыкларның сыйфаты, минераль ашламалар туплау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов тракторларга һәм үзйөрешле машиналарга техник тикшерү уздыруның барышы турында сөйләде. Трактор паркын имин эксплуатацияләү өчен аеруча игътибар итәргә кирәкле моментлар билгеләнде. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәү мәсьәләләре буенча да фикер алыштылар.

Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International