2026 елның 26 мартында Зәй муниципаль районында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «2026 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы оешмалары арасында кабул итү үткәрү турында» 2026 елның 18 мартындагы 35/2-пр номерлы боерыгы нигезендә, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТТ бүлеге башлыгы урынбасары Яруллин Б.Ф., Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре бүлеге башлыгы Нәфыйкова Р.К., Зәй районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Камалиев Ф.Т. катнашында тикшерү уздырылды.
Комиссия эш барышында техниканың әзерлеген, запас өлешләр белән тәэмин ителешен, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасының торышын, үсемлекчелек буенча чараларның үтәлешен бәяләде, эш планнарын тикшерде. Гомумән, район хуҗалыкларының яхшы әзерлеге билгеләп үтелде.
Рәйхат Нәфыйков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зәй шәһәре һәм Зәй муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.