Авыл хуҗалыгы техникасын чәчү эшләренә әзерләү — киләчәк уңышның нәтиҗәсен бирә торган мөһим момент. Машиналарны дөрес көйләү һәм аларга хезмәт күрсәтү сыйфатлы чәчүне, ресурсларны экономияләүне һәм кырда өзлексез эшләүне тәэмин итә.
2026 елның 26 мартында Кайбыч районында 2026 елга язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурс узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, дәүләт техник күзәтчелек бүлеге һәм Россельхозцентр белгечләре кергән комиссия районның 4 авыл хуҗалыгы предприятиесендә һәм фермер хуҗалыкларында булдылар.
Комиссия тракторларның, чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасының әзерлеген тикшерде. Район авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кыр эшләренә әзерлек дәрәҗәсен бәяләде. Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны «Август-Кайбицы» ҖЧҖ алды, икенче урында –«Туган як-Агро» ҖЧҖ һәм өченче урында – Хәсәнов А.А. КФХ.
Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.