Чирмешән муниципаль районында «Био-Агро» ҖЧҖендә ел саен үткәрелергә тиешле техник карау узды.
Ел саен уза торган техник карау өчен 23 трактор, 8 сиптергеч, 7 тагылма һәм 2 төягеч тәкъдим ителде.
Техник тикшерү барышында тикшерелә торган техниканың техник торышы, тормозларның, руль идарәсенең, яктылык приборларының, тавыш сигналының төзеклеге, номер агрегатларының, беренче ярдәм аптечкаларының туры килүе, В,С,Д,Е категорияле таныклыклар булуы тикшерелде.
Барлык тәкъдим ителгән техника төзек һәм аңа техник карау узу турында таныклык биреләчәк.
Техниканы караганнан соң техниканы имин файдалану буенча әңгәмә булды, шулай ук Татарстан Республикасы буенча юл-транспорт һәлакәтләре һәм әлеге төр техниканы файдаланганда бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.
Алексей Мордвинов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.