Үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник тикшерү уздыру графигы нигезендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлеге тарафыннан «Ерусланов А.Н» КФХ һәм «Сутягин Р.В.» КФХ хуҗалыкларында техник тикшерү уздырылды.
Техник карауга 24 берәмлек техника китерелде. Карау барышында машиналарның техник торышына аерым игътибар бирелде, шулай ук теркәү документларының, тракторчы-машинист таныклыкларының, дәүләт теркәү билгесенең булуы, дәүләт теркәве турындагы таныклыкта машина агрегатлары номерларының күрсәтелгән белешмәләргә туры килүе, аптечка, янгын сүндергеч булуы тикшерелде.
Техниканы карап чыкканнан соң, механизаторлар белән техниканы имин эксплуатацияләү буенча әңгәмә булды.
Айдар Мусин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.