Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге «СЕВЕРНАЯ НИВА ТАТАРСТАН» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау уздыру графигы нигезендә техник карау уздырды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Техник тикшерүгә барлыгы 68 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителгән иде. Механизаторлар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрелде. Техник карау өчен тәкъдим ителгән барлык техникага техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.