«Лукоз Саба» ҖЧҖ техник карау уздырылды

2026 елның 27 марты, җомга

Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының «Лукоз Саба» ҖЧҖендә ел саен уздырылырга тиешле техник карау үткәрелде. Техник карауга 10 берәмлек техника китерелде.                                

Чара барышында техник өлеш буенча тормозлар, руль идарәсе, яктылык приборлары, йөрү өлеше, тавыш сигналы тикшерелде. Механизаторларның теркәү документлары һәм тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавы тикшерелде.                                                          

Барлык тәкъдим ителгән техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

Техниканы карап чыкканнан соң, Р.Н.Гарипов ҖЧҖ директоры  һәм баш инженеры Д.Д. Сәлахиев катнашында механизаторлар белән техниканы имин эксплуатацияләү буенча әңгәмә булды.

 Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International