«Татавтодор» АҖ Кайбыч муниципаль районы бүлегендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды

2026 елның 27 марты, җомга

«Татавтодор» АҖ Апас филиалы Кайбыч участогында үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Юл-төзелеш машиналарын техник яктан карау аларның техник торышының куркынычсызлык таләпләренә туры килүен бәяләү өчен кирәк.

Техник тикшерү барышында яктырту приборларының, тормоз системаларының, руль идарәсенең төзеклеге, янгын сүндерү чараларының, аптечкаларның, авария хәлендәге тукталыш билгеләренең булуы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булуы тикшерелде.

Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International