Агымдагы елның 24 мартында Татарстан Республикасының Саба муниципаль районында «Симет» ҖЧҖ техникага ел саен үткәрелергә тиешле техник карау уздырылды.
Техник карау өчен 25 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник тикшерү барышында карала торган техниканың техник торышы, тормозларның, руль идарәсенең, яктылык приборларының, тавыш сигналының төзеклеге, беренче ярдәм аптечкасының һәм тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгының һәм ОСАГО булуы тикшерелде.
Барлык тәкъдим ителгән техника төзек һәм аңа техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.
Техниканы карап чыкканнан соң, механизаторлар белән техниканы имин эксплуатацияләү буенча әңгәмә булды.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.