Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерү

2026 елның 24 марты, сишәмбе

2026 елның 24 мартында Теләче муниципаль районында АСК оешмалары арасында 2026 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга хуҗалыкларның әзерлеге буенча игълан ителгән республика конкурсы кысаларында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлеген бәяләү буенча күчмә чара оештырылды.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТТ бүлеге башлыгы урынбасары Яруллин Б.Ф. рәислегендәге комиссия хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләде. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче районы бүлеге башлыгы Баев И.Р., ФИН консультанты Галиева А.Х., хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Эш вакытында комиссия үзйөрешле техниканың, тракторларның төзек булуына һәм туфрак эшкәртү техникасының, чәчү комплексларының эшчәнлегенә, ремонтлау машиналарының, янгын сүндерү машиналарының булуына, хуҗалыкларда хезмәтне саклау буенча кирәкле чаралар үтәлешенә, механизаторларның һәм махсус эшчеләрнең махсус киемнәр һәм химик саклау чаралары белән тәэмин ителешенә, орлык материалы булуына, минераль ашламалар туплауга игътибар юнәлтте.

Конкурс йомгаклары буенча 1 урынны «Алан» АҖ һәм «Август Тюлячи» ҖЧҖ, 2 урынны «Игенче» ҖЧҖ һәм 3 урынны «Агролак» ҖЧҖ алды.

 

Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International