Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районы АСК 2026 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлеге буенча конкурсы

2026 елның 24 марты, сишәмбе

2026 елның 23 мартында Питрәч муниципаль районында, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Агросәнәгать комплексы оешмалары арасында 2025 елгы язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс үткәрү турында» боерыгы нигезендә, авыл хуҗалыгы предприятиеләренең әзерлеген бәяләү буенча күчмә чара оештырылды.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Кәримов М.Г., Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Питрәч районы буенча авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Галимов Ф.Ф., Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч районы бүлеге башлыгы Максимов В.В., «Россельхозцентр» ФДБУ Татарстан Республикасы буенча Питрәч районы бүлеге башлыгы Хәлимбаев Х.Х. җитәкчелегендәге комиссия хуҗалыкларны карап чыктылар.

Эш вакытында комиссия үзйөрешле техниканың, тракторларның төзек булуына һәм туфрак эшкәртү техникасының, чәчү комплексларының эшчәнлегенә, ремонтлау машиналарының, янгын сүндерү машиналары булуына, хуҗалыкларда хезмәтне саклау буенча кирәкле чаралар үтәлешенә, механизаторларның һәм махсус эшчеләрнең махсус киемнәр һәм химик саклау чаралары белән тәэмин ителешенә, орлык материалы булуына, минераль ашламалар туплауга игътибар юнәлтте.  

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ, «Агролак-К» ҖЧҖ, «Гаврилова» ҖЧҖ яхшы әзерлек күрсәттеләр.

 

Валерий Максимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Питрәч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International