ТР Минзәлә районы Башкарма комитетының административ комиссиясе җаваплы секретаре Р.А. Латыйпова, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе Федераль янгынга каршы хезмәтенең 15 нче отрядының 122 нче янгын часте башлыгы А.Д. Еремин, ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә районы бүлеге башлыгы Р.М. Гыйльманов, Минзәлә районында Түбән Кама сусаклагычы территориясендә ВОСВОД вәкиле М.П.Петров балык тотарга яратучылар өчен язгы чорда бозга чыгу куркынычы турында искәртеп уздылар. Рейд барышында белгечләр профилактик әңгәмәләр үткәрде, язын сулыкларда куркынычсызлык кагыйдәләре һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре, боз астына төшкән кешене коткару ысуллары һәм ашыгыч хезмәт номерлары булган белешмәләрне өләштеләр. Җылы килү белән боз нәзберекләнә һәм ышанычсызга әверелә.
Ринат Гыйльманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Минзәлә шәһәре һәм Минзәлә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.