Татарстан Республикасы Чүпрәле муниципаль районының «АгроТрансПорт» ҖЧҖ техник карау уздырылды

2026 елның 24 марты, сишәмбе

Техник карау үткәрү графигына ярашлы рәвештә, 2026 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле районы бүлеге тарафыннан «АгроТрансПорт» ҖЧҖдә тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм аларга тагылмаларга техник карау үткәрелде. Оешма авыл хуҗалыгы эшчәнлеген алып бара. Техник карау өчен 27 берәмлек техника, шул исәптән 24 берәмлек үзйөрешле машина тәкъдим ителде. Техника яхшы дәрәҗәдә әзерләнгән. Үзйөрешле машиналар янгын сүндерү чаралары, дару тартмалары, авария тукталышы билгеләре һәм кире чигенүгә каршы терәтмәләр белән комплектланган. Үзйөрешле машиналар белән квалификацияле механизаторлар идарә итә.

26 берәмлек техника техник карау узды, 1 акт төзелде. Техник карауга йомгак ясап, механизаторларга, вазыйфаи затларга тагылмалы һәм габаритсыз техниканы эксплуатацияләгәндәге таләпләр турында аңлатылды.

 

Илдар Шәйхатдаров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чүпрәле муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International