Кукмара районында агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләү буенча үзара тикшерү узды. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АСК ИТТ бүлеге башлыгы урынбасары Яруллин Б.Ф. рәислегендәге комиссия хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеген бәяләде. Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең район бүлеге башлыгы А.Х.Вәлиев, Кукмара районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш инженеры Саттаров Р.М., авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең баш агрономы Габбасов И.В. катнашты.
Комиссия эш барышында техниканың әзерлеген, запас өлешләр белән тәэмин ителешен, хезмәтне саклау һәм куркынычсызлык техникасының торышын, үсемлекчелек буенча чараларның үтәлешен бәяләде, эш планнарын тикшерде. Гомумән, район хуҗалыкларының яхшы әзерлеге билгеләп үтелде.
Алмаз Вәлиев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кукмара муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.