Агымдагы елның 23 мартында Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль районының «Август Муслюм» ҖЧҖ базасында «АвтоТехКазань» ҖЧҖ укучылары белән уку курсларын тәмамлаганнан соң «АІ,С,D,F» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Имтиханнар «Гостехнадзор Экзамен» программасын куллану юлы белән кабул ителде. Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен кешеләрне әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче белем бирү учреждениесе вәкилләре катнашты. Имтихан нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде. Гариза биргән 26 кандидатның барысы да имтиханны уңышлы тапшырды. Катнашучыларның барысына да Россия Федерациясенең Дәүләт хезмәтләре порталы аша тракторчы-машинист таныклыгын алмаштыру һәм бирү буенча хезмәтләрдән файданалана алу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирелде.
Имтихан тәмамлангач, киңәшмә барышында тракторчы-машинист таныклыгын алуда алга таба башкарылырга тиешле гамәлләр буенча мәсьәләләр каралды.
Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.