«Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе» ААҖ техник карау узды

2026 елның 23 марты, дүшәмбе

2026 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлеге «Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе» ААҖ үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга еллык техник карау графигы нигезендә техник карау уздырды. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде.

Техник тикшерүгә барлыгы 7 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителгән иде. Механизаторлар белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрелде. Техник карау өчен тәкъдим ителгән барлык үзйөрешле машиналарга техник карау узу турында таныклык биреләчәк.

 

Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International