2026 елның 23 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлеге «Казаньсельмаш» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны еллык техник карау графигы нигезендә техник карау уздырды. Техник карауга 5 берәмлек техника китерелде. Карау барышында машиналарның техник характеристикаларына аерым игътибар бирелде, шулай ук теркәү документларының, тракторчы-машинист таныклыкларының, дәүләт теркәү билгесенең булуы, дәүләт теркәве турындагы таныклыкта машина агрегатлары номерларының күрсәтелгән белешмәләргә туры килүе, аптечка, янгын сүндергеч булуы тикшерелде. Техниканы карап чыкканнан соң, механизаторлар белән техниканы имин эксплуатацияләү буенча әңгәмә булды.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.