Агымдагы елның 19 мартында Саба муниципаль районында агросәнәгать комплексы хуҗалыкларында үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын техник яктан тикшерү башланды. Беренче техник карау «Мөхәммәтшин» КФХ хуҗалыгында уздырылды. Чарага Саба районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе консультанты Р.Р.Харисов җитәкчелегендәге агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының һәм оешмаларының баш инженерлары чакырылган иде.
Чараның теоретик өлешендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба районы бүлеге башлыгы Х.Х. Нәзиров һәм консультант Р.Р. Харисов тарафыннан кешеләрнең тормышы, сәламәтлеге һәм мөлкәте өчен куркынычсызлыкны тәэмин итү, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә машиналарны һәм җиһазларны техник карау һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәү кагыйдәләре, таләпләре турында аңлатмалар бирелде.
Чараның практик өлешендә катнашучылар милекчеләрнең тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән 45 берәмлек техникасын карадылар.
Нәтиҗәдә, чарада катнашучылар бу хуҗалыкта техник карауга яхшы әзерлек булуын һәм югары дәрәҗле оешканлыкны билгеләп үттеләр.
Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.