Агымдагы елның 18 мартында Теләче муниципаль районының «Август Тюлячи» ҖЧҖ базасында «АвтоТехКазань» ҖЧҖ укучылары белән уку курсларын тәмамлаганнан соң «С,D,F» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул ителде. Имтиханнар «Гостехнадзор Экзамен» программасын куллану юлы белән кабул ителде. Бүген уңышлы эшләү һәм һөнәри мәсьәләләрне хәл итү өчен әйдәп баручы һәм баш белгечләргә квалификацияләрен вакытында күтәрү, үз компетенцияләрен арттыру, яңа белемнәр алу зарур.
Заявка белдергән 17 кандидатның барысы да бик яхшы теоретик белемнәр һәм практик әзерлекләрен күрсәттеләр.
Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.