2026 елның 18 мартында Азнакай районы АСК оешмалары арасында район хуҗалыкларының язгы кыр эшләренә әзерлеген тикшерү узды. Район башлыгы Марсель Шәйдуллин, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Рамил Исламов, Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы буенча дәүләт техника күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы Шамил Гаскәров җитәкчелегендәге махсус комиссия көн дәвамында районның барлык хуҗалыкларында булып, техниканың әзерлеген, хезмәтне саклау кагыйдәләре үтәлешен, кадрлар, минераль ашламалар, орлык һәм башкалар белән тәэмин ителешне тикшерделәр.
Район хуҗалыклары ныклап әзерләнгән, куәтле тракторлар һәм авыл хуҗалыгы машиналары язгы чәчүгә тулысынча әзер. Комиссия әгъзалары техниканы караганчы механизаторлар белән дә аралашырга өлгерделәр.
«Кыр эшләрен без ел саен югары дәрәҗәдә башкарабыз. Ходай язсын, быел да чәчү эшләрен көйләп һәм соңга калмыйча башкарып чыгарга кирәк», – дип мөрәҗәгать итте район башлыгы Марсель Шәйдуллин җитәкчеләргә.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.