ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлегендә имтихан булып узды

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

2026 елның 18 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлеге тарафыннан «Прогресс» өстәмә һөнәри белем бирү учреждениесе курсантлары белән үзйөрешле машиналар белән идарә итүгә рөхсәт алуга имтихан оештырылды һәм үткәрелде.

Имтиханның практик өлеше алдыннан курсантлар белән инструктаж үткәрелде, анда имтиханны үткәрү тәртибе һәм үзйөрешле техникадан файдаланганда куркынычсызлык чараларын үтәү турында мәгълүмат җиткерелде.

Тракторчы-машинист таныклыгын алуга дәгъва кылучы 29 кешенең 27се имтихан сынауларын уңышлы узды, 2 дәгъвачы билгеләнгән тәртиптә яңадан тапшыруга килергә тиеш.

 

Илнур Гарифуллин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Казан шәһәре бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.    

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International