Татарстан Республикасы Алабуга муниципаль районында техник карау

2026 елның 18 марты, чәршәмбе

Агымдагы елның 18 мартында "РОКВУЛ-ВОЛГА" ҖЧҖ һәм "САРИЯ БИО-ИНДАСТРИС ВОЛГА" ҖЧҖ предприятиеләрендә үзйөрешле машиналарга техник карау үткәрелде. Техник карау өчен барлыгы 21 берәмлек үзйөрешле техника тәкъдим ителде. Машиналарның куркынычсызлык таләпләренә туры килүенә аерым игътибар бирелде: тормозларның, руль идарәсенең, яктылык приборларының, йөрү өлешенең, тавыш сигналының төзеклегенә, үзйөрешле машиналарның янгын сүндерү чаралары белән комплектланган булуына, медицина аптечкасының, яктылыкны кире кайтара торган жилетларның, теркәү документларының булуына, шулай ук теркәү мәгълүматларына туры килүенә, машиналарны йөртүчеләрнең тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы булу-булмавына игътибар юнәлтелде. Шулай ук юл хәрәкәте иминлеге, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.

Уздырылган тикшерү нәтиҗәләре буенча техник карау узу турында таныклыклар биреләчәк.

 

Марсель Шыяпов – ТР Алабуга шәһәре һәм Алабуга муниципаль районы дәүләт техник күзәтчелек бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.                                            

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International