2026 елның 18 мартында Чирмешән муниципаль районында «Черемшанагро» ҖЧҖ ел саен үткәрелергә тиешле техник карау узды. Ел саен үткәрелергә тиешле техник карау өчен 12 трактор тәкъдим ителгән иде.
Тикшерү барышында карала торган техниканың техник торышы, тормозларның, руль идарәсенең, яктылык приборларының, тавыш сигналының төзеклеге, номер агрегатларының туры килүе, беренче ярдәм аптечкасының һәм В,С,Д,Е категорияле тракторчы-машинист таныклыкларының булуы тикшерелде.
Барлык тәкъдим ителгән техника төзек һәм аларга карата техник карау узу турында таныклык биреләчәк.
Техниканы караганнан соң техниканы имин файдалану буенча әңгәмә булды, шулай ук ТР буенча юл-транспорт һәлакәтләре һәм әлеге төр техниканы файдаланганда бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.
Алексей Мордвинов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чирмешән муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.