Расланган график буенча Актаныш муниципаль районының агросәнәгать комплексында тракторларга, үзйөрешле машиналарга һәм тагылмаларга техник тикшерү дәвам итә. Техник карау өчен «Башак» ҖЧҖ – 41 берәмлек трактор һәм тагылма, «Чишмә» ҖЧҖ 34 берәмлек техника бар иде. Техник тикшерү вакытында документация, техниканың техник торышы, тормозларның, руль идарәсенең, яктылык приборларының, тавыш сигналының төзеклеге, медицина аптечкасының, янгын сүндергечнең, авария тукталышы билгеләренең комплектлылыгы һәм булуы тикшерелде.
«Чишмә» ҖЧҖ хуҗалыгында техник карау вакытында «Актаныш технология техникумы» ДАҺБУ 022 нче төркеме студентларының танышу очрашуы оештырылды. Аларны техник тикшерү үткәрү кагыйдәләре белән таныштырдылар. Тагылмалы габаритсыз техниканы имин эксплуатацияләү, тормоз системасының, габаритлы утларның, чагылдыргыч билгеләрнең, ялтыравыклы маякларның төзеклегенә һәм техниканы эксплуатацияләгәндә кирәкле документация булуга карата таләпләр үтәлешенә аерым игътибар бирергә кирәклеге аңлатылды.
Техник тикшерү уздыру таләпләренә туры килә торган техникага техник тикшерү узу турында таныклыклар бирелде.
Илдус Хәкимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Актаныш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.