Татарстанның Зеленодольск муниципаль районында гражданнарны кабул итү

2026 елның 17 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе тарафыннан расланган күчмә кабул итүләр графигы нигезендә, 2026 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе башлыгы Альберт Шамил улы Борһанов гражданнарны һәм юридик затларны шәхсән кабул итте.

Кабул итү барышында үзйөрешле машиналарны дәүләт теркәвенә алу һәм исәптән төшерү, тракторчы-машинист таныклыкларын бирү һәм алмаштыру, шулай ук лизинг бирүче тарафыннан алынган лизинг техникасын исәптән төшерү мәсьәләләре каралды.

Кабул итүдә шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Зеленодольск районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы Идиятуллин Рамил Илфат улы һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясенең Зеленодольск инспекторлык бүлекчәсе җитәкчесе Сергей Юрьевич Евсеев та катнашты. Анда үзйөрешле машиналарны һәм кар машиналарын имин эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды.

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International