2026 елның 17 мартында «Бөгелмә аграр көллияте» ДАҺБУ Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә муниципаль районы һәм Бөгелмә шәһәре буенча бүлеге дәүләт инженер-инспекторы С.А.Попов тарафыннан «В, С, Е» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтихан уздырылды. Имтиханда үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукын алу өчен кешеләрне әзерләү һәм яңадан әзерләү белән шөгыльләнүче белем бирү учреждениесе вәкилләре катнашты. Имтихан нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде. 34 кандидатның 9ы тапшырмады, 8е килмәде. Калганнары имтиханны уңышлы тапшырдылар.
Катнашучыларның барысына да Россия Федерациясенең Дәүләт хезмәтләре порталы аша тракторчы-машинист таныклыгын алмаштыру һәм бирү буенча хезмәтләрдән файданалана алу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирелде.
Сергей Попов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Бөгелмә шәһәре һәм Бөгелмә муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.