Тукай муниципаль районының агросәнәгать комплексында тракторларны һәм тагылмаларны техник яктан карау башланды. 17 мартта «Ярыш» АХП ҖЧҖ һәм «Гигант» ҖЧҖ техник карау узды.
Техник карау машиналарны язгы кыр эшләренә әзерләүнең мөһим өлеше булып тора һәм районда бу процесска һәрвакыт аерым игътибар бирелә.
Техник карау өчен «Ярыш» АХП ҖЧҖ 12 берәмлек трактор һәм тагылма, «Гигант» ҖЧҖ 33 берәмлек техника бар иде. Техник карап чыгу вакытында техниканың техник торышына, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм ут сүндергечләр, теркәү документлары булу-булмавына аерым игътибар бирелде. Техник тикшерү уздыру кагыйдәләре таләпләренә җавап бирә торган машиналар, кемнеке булуына карамастан, техник карау узу турында таныклык алачак.
Техниканы караганнан соң механизаторлар белән машиналарны имин эксплуатацияләү кагыйдәләре, шулай ук тракторчы таныклыгын алмаштыру кагыйдәләре таләпләрен үтәү, техниканы эксплуатацияләгәндә кирәкле документлар буенча профилактик әңгәмә үткәрелде. Шулай ук Татарстан Республикасы буенча юл-транспорт һәлакәтләре һәм әлеге төр техниканы файдаланганда бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.
Фәнис Шәйхразыев – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге консультанты.