Үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын имин эксплуатацияләү дәресе

2026 елның 17 марты, сишәмбе

2026 елның 17 мартында «Татавтодор» АҖ Минзәлә филиалының Мөслим участогында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы Р.И.Кирамов катнашында үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын имин эксплуатацияләү буенча дәрес булды.

Дәрес барышында юл хәрәкәте иминлеге, гомуми файдаланудагы юлларда эшләгәндә юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эшләтү мәсьәләләре каралды. Үзйөрешле юл-төзелеш машиналарына техник карау уздыруга әзерлек мәсьәләләре каралды һәм таләпләр аңлатылды. Чара ахырында катнашучылар кызыксындырган актуаль сорауларга җаваплар алдылар.

 

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International