Бу елның 16 мартында, эш графигы нигезендә, «Зеленодольск механика көллияте» ДАҺБУ базасында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлеге уку курсларын тәмамлаганнан соң, тракторлар һәм «В, С, Д, Е» категорияле башка үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына имтиханнар кабул итте.
Гариза биргән 12 студент арасыннан 9ы имтиханнарга килде һәм кертелде. Теоретик һәм практик имтиханны беренче тапкырдан ук 7 студент уңышлы тапшырды, алар, укытуга карап, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Кабат имтиханнар нигезләмә нигезендә, беренчесен тапшырганнан соң җиде көн узгач билгеләнде.
Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.