Актүбә ш.т.п. профилактик чаралар уза

2026 елның 17 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлеге башлыгы Ш.М.Гаскәров агымдагы елның 16 мартында Актүбә штп. мототранспорт техникасын һәм үзйөрешле машиналарны куллануга карата профилактик тикшерү уздырды.

Әлеге чара барышында тракторчы-машинист таныклыклары, теркәү документлары, дәүләт теркәү билгеләре булу-булмавы тикшерелде. Үзйөрешле машиналарның техник торышына һәм техник карау талоны булуга аерым игътибар бирелде. Чара барышында 8 берәмлек техника тикшерелде.

 

Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International