Балтач муниципаль районының "Смәил" ҖЧҖ базасында күрсәтмә техник карау уздырылды

2026 елның 17 марты, сишәмбе

Балтач муниципаль районында агросәнәгать комплексы хуҗалыкларында үзйөрешле машиналарны һәм аларның тагылмаларын техник яктан тикшерә башладылар.  Традиция буенча, беренче техник карау, күрсәтмә буларак, Балтач муниципаль районының "Смаил" ҖЧҖ базасында үткәрелде. Чарага агросәнәгать комплексы хуҗалыкларының һәм оешмаларның баш инженерлары чакырылган иде.  Техник карау барышында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы буенча территориаль бүлеге башлыгы М.Р.Габдрахманов тарафыннан кешеләрнең тормышы, сәламәтлеге һәм мөлкәте өчен куркынычсызлыкны тәэмин итү, әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә техник карауны үткәргәндә кагыйдәләр, таләпләр, машина һәм җайланмаларны эксплуатацияләү кагыйдәләрен үтәү турында аңлатмалар бирелде.  Производствода бәхетсезлек очракларына анализ ясалды һәм район хуҗалыкларында аларны булдырмау буенча бурычлар куелды. Контроль-диагностика приборлары белән эшләү тәртибе күрсәтелде. Тулаем алганда, чарада катнашучылар техник карауның яхшы әзерләнүен һәм оештырылуын билгеләп үттеләр.

 

Марат Габдрахманов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Балтач муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International