2026 елның 16 мартында Әлки муниципаль районының район хезмәтләре һәм җитәкчеләре белән гомумрайон киңәшмәсендә 2025 елда башкарылган эшләр турында доклад белән чыгыш ясап, 2026 елга бурычлар турында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы буенча бүлеге башлыгы А.Т.Мусин сөйләде. Үзйөрешле машиналарны, тагылмаларны һәм аттракционнарны теркәү, тракторчы-машинист таныклыкларын тикшерү, шулай ук техник тикшерүләр уздыру һәм административ практика турында сөйләде. Авыл җирлекләре башлыкларына үз территорияләрендә яшәүче физик затларның техникасына техник тикшерү үткәрүдә булышлык күрсәтү турында мөрәҗәгать иттеләр.
Айдар Мусин – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Әлки муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.