2026 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау районы бүлеге, Биектау районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белән берлектә, техниканың 2026 елгы кыр эшләренә әзерлеген тикшереп тору өчен хуҗалыкларны карап чыктылар. Хуҗалыкларның машина-трактор паркларында максатчан эш алып барыла. Авыл хуҗалыгы машиналарының ремонт-тергезелеш эшләре нигездә тәмамланган. Механизаторлар белән әңгәмәләр үткәрелде, шулай ук тракторчы-машинист таныклыкларын алмаштыруга бәйле мәсьәләләр каралды.
Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.