Агымдагы елның 16 мартында «Август-Кайбицы» ҖЧҖ базасында Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Апас муниципаль районы бүлеге башлыгы И.Ф.Солтанбәков белән берлектә «АвтоТехКазань» ҖЧҖ укучыларыннан күчмә имтихан кабул ителде. Имтиханнар «Гостехнадзор Экзамен» программасын куллану юлы белән кабул ителде. Бүген уңышлы эшләү һәм һөнәри мәсьәләләрне хәл итү өчен әйдәп баручы һәм баш белгечләргә квалификацияләрен вакытында күтәрү, үз компетенцияләрен арттыру, яңа белемнәр алу зарур. Заявка белдергән 6 кандидатның барысы да бик яхшы теоретик белемнәр һәм практик әзерлекләрен күрсәттеләр.
Михаил Серебряков – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Кайбыч муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.