«Татавтодор» АҖ филиалында куркынычсызлык буенча дәресләр узды

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

2026 елның 16 мартында «Татавтодор» АҖ Биектау филиалында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы А.А.Хаҗиәхмәтов һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Биектау муниципаль районы буенча ЮХИДИ бүлекчәсе башлыгы А.Р.Әсәдуллин катнашында үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын имин эксплуатацияләү буенча дәрес узды.

Дәрес барышында юл хәрәкәте иминлеге, гомуми файдаланудагы юлларда эшләгәндә юл-төзелеш машиналарын куркынычсыз эшләтү мәсьәләләре каралды. Үзйөрешле юл-төзелеш машиналарына техник карау уздыруга әзерлек мәсьәләләре каралды һәм таләпләр аңлатылды. Чара ахырында катнашучылар кызыксындырган актуаль сорауларга җаваплар алдылар.

 

Айрат Хаҗиәхмәтов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Биектау муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International