2026 елның 16 мартында Арча районара электр элемтәсе узелында үзйөрешле техникага техник карау уздырылды. Техник карауга 6 берәмлек техника китерелде. Тикшерү барышында тракторларның һәм тагылмаларның техник торышы, теркәү документлары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде.
Барлык техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән һәм техник карау таләпләренә туры килә. Оешма хезмәткәрләре белән юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү турында әңгәмә үткәрелде. Анда тракторларны һәм махсус техниканы имин эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды, тәүлекнең караңгы вакытында техниканы эксплуатацияләүгә аерым игътибар бирелде.
Габделхак Касыймов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Арча муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.