«Актүбә» ат спорты мәктәбендә техник карау узды

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

В.Д.Шашин исемендәге «Татнефть» ГАҖ «Татнефть - Забота» УП «Актүбә» ат спорты мәктәбендә үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды. Техник карау өчен барлыгы 2 берәмлек техника тәкъдим ителде.

Инструменталь контроль чараларын кулланып, техник тикшерү үткәргәндә руль белән идарә итүнең һәм тормоз системасының төзеклегенә, яктылык һәм тавыш сигнализациясенә, шиннар торышына, агрегат номерларының тапшырылган документларда күрсәтелгән мәгълүматларга туры килүен тикшерүгә, тиешле категорияле тракторчы-машинист таныклыклары, аптечкалар һәм янгын сүндергечләр, теркәү документлары булуга аерым игътибар бирелде.

 

Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International