Теләче муниципаль районының «ТАТАВТОДОР» АҖ филиалы базасында техниканы имин эксплуатацияләү буенча дәрес узды

2026 елның 16 марты, дүшәмбе

«ТАТАВТОДОР» АҖ Теләче муниципаль районындагы филиалы базасында машина йөртүчеләр, механизаторлар һәм автомашиналарны, тракторларны һәм юл-төзелеш машиналарын эксплуатацияләү өчен җаваплы вазыйфаи затлар белән Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы бүлеге баш дәүләт инженер-инспекторы И.Р. Баев һәм Россия ЭЭМ Теләче муниципаль районы буенча ЮХИДИ  бүлекчәсе башлыгы И.Х. Кәримуллин катнашында дәресләр үткәрелде.

Дәрес барышында транспорт чараларын йөртүчеләр гаебе белән булган һәлакәтләргә, юл-транспорт һәлакәтләренең сәбәпләренә анализ ясалды, шулай ук үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын алда торган техник тикшерүгә әзерлек мәсьәләләре каралды.  Техник торышына, кызгылт сары төстәге ялтыравык маякларның, тышкы яктылык приборларының төзеклегенә аерым игътибар бирелде.

Юл машиналары гомуми файдаланудагы юлларда хәрәкәт иткәндә гамәлдәге юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә, юл-төзелеш машиналарыннан файдаланганда куркынычсызлык таләпләрен үтәргә кирәк. Шулай ук автомобильләрне һәм үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләүгә бәйле сорауларга тулы җаваплар һәм шәрехләр бирелде.

 

Илфар Баев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Теләче муниципаль районы буенча баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International