Агымдагы елның 14 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсе, Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе һәм Балык күзәтчелеге хезмәткәрләре катнашында кар машиналарын тикшерү буенча уртак профилактика чарасы узды. Чара барышында хуҗаның теркәү документлары, номер агрегатларының туры килүе, А1 категориясе белән тракторчы-машинист таныклыгының булуы, ел саен уздырылырга тиешле техник тикшерүнең вакытында узуы тикшерелде. Барлыгы 12 кар машинасы тикшерелде.
Ачыкланган хокук бозулар буенча, атап әйткәндә, техник караусыз файдаланган өчен, РФ КоАП 9.3 ст. буенча 2 беркетмә төзелде.
Кар машиналары һәм башка автомототранспорт чаралары хуҗаларына «тимер ат»ны үз вакытында теркәү кирәклеге, шулай ук ел саен техник тикшерү уздыру һәм тиешле категориядәге техник чаралар белән идарә итүгә таныклык булырга тиешлеге хакында искәртеп узабыз.
Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.