Үзйөрешле машиналарны һәм тагылмаларны еллык техник карау графигы нигезендә, 2026 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге «Сәйдәшев» АХП ҖЧҖ техник карау уздырды.
Әлеге предприятиедә техник карау 2 этапта үткәрелә. Бу юлы язгы кыр эшләрендә катнаша торган 62 берәмлек техника тәкъдим ителде. Машиналарның техник характеристикаларына аерым игътибар бирелде, шулай ук теркәү документларының, тракторчы-машинист таныклыкларының, дәүләт теркәү билгесенең булуы, машина агрегатлары номерларының дәүләт теркәве турындагы таныклыкта күрсәтелгән белешмәләргә туры килүе, аптечка, янгын сүндергеч булуы тикшерелде. Тракторчылар белән куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы буенча профилактик әңгәмә үткәрелде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, барлык техника тиешле дәрәҗәдә техник тикшерүгә әзерләнгән һәм аңа техник тикшерүне узу турында таныклык биреләчәк.
Фәнис Шәйхразыев – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Чаллы шәһәре һәм Тукай муниципаль районы бүлеге консультанты.