«Родные края — Туган як» агрофирмасы» ҖЧҖ техник карау узды

2026 елның 13 марты, җомга

2026 елның 13 мартында расланган график нигезендә «Родные края — Туган як» агрофирмасы» ҖЧҖ ел саен үткәрелергә тиешле техник карау узды.

Ел саен уздырыла торган техник тикшерүгә 38 берәмлек техника тәкъдим ителде. Техник тикшерү барышында карала торган техниканың техник торышы, номер агрегатларының туры килүе, янгын сүндерү чараларының, беренче ярдәм аптечкаларының, машина йөртүчеләрнең идарә итү хокукына таныклыклары булуы тикшерелде. 33 берәмлек техника төзек һәм аларга техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

Техниканы караганнан соң механизаторлар белән техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү буенча әңгәмә булды, Татарстан Республикасы буенча әлеге төр техниканы эксплуатацияләгәндә юл-транспорт һәлакәтләре һәм бәхетсезлек очраклары турында мәгълүмат җиткерелде.

Рәшит Кирамов – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мөслим муниципаль районы буенча бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International