«Азнакай политехник техникумы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы буенча дәүләт инженер-инспекторы Ш.М.Гаскәров тарафыннан «В,С,Д,Е,F» категорияле үзйөрешле машиналар белән идарә итү хокукына практик имтихан кабул ителде.
Имтиханга 7 кеше кертелде, шуларның 6сы уңышлы тапшырды һәм якын арада тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
Барлык катнашучылар өчен үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү буенча инструктаж үткәрелде, «РФ Дәүләт хезмәтләре» сайты аша тракторчы-машинист таныклыгын алмаштыру һәм бирү буенча хезмәтләрдән файдалану мөмкинлеге турында мәгълүмат җиткерелде.
Шамил Гаскәров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Азнакай шәһәре һәм Азнакай муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.