Лениногорск районының «Строймонтаж-Сервис» ҖЧҖ үзйөрешле машиналарга техник карау уздырылды.
Чара барышында машиналарны теркәү турында таныклыклар, ОСАГО полислары, тракторчы-машинист таныклыклары булу-булмавы тикшерелде. Техник документациядән соң номер агрегатларының документларда күрсәтелгән машиналарга туры килүе тикшерелде. Тракторларның техник торышы: тормоз системалары, руль идарәсе, тышкы яктылык приборлары, тәгәрмәчләр резинкасында калдык ресурс өлеше, дәүләт теркәвенә алыну тамгаларының булуы һәм дөрес урнаштырылуы, медицина аптечкасы, янгын сүндергеч һәм аварияле тукталыш тамгаларының булу-булмавы һәм әлеге төр машиналарга техник карау уздырылганда белдерелә торган таләпләрдә регламентланган башка параметрларга туры килү-килмәве буенча бәяләнде.
Элеккеге еллардагы кебек үк, техника тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән, тракторчылар өчен кирәкле җиһазлар, шулай ук индивидуаль һәм янгынга каршы саклану чаралары белән комплектланган. Тракторчылар машиналарга тиешле таныклыкларга һәм техник документациягә ия.
Инженерлар һәм тракторчылар белән үзйөрешле машиналарны имин эксплуатацияләү, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм бәхетсезлек очракларын булдырмау буенча әңгәмә үткәрелде.
Илнур Галимов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лениногорск шәһәре һәм Лениногорск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.