ТР Мамадыш муниципаль районында «Татавтодор» АҖ базасында киңәшмә булып узды

2026 елның 13 марты, җомга

2026 елның 13 мартында «Татавтодор» АҖ Мамадыш филиалы базасында ЮХИДИ һәм дәүләт техник күзәтчелек хезмәткәрләре катнашында юл-төзелеш һәм ремонт эшләре вакытында техникадан имин файдалану мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Үзенең чыгышында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш районы бүлеге башлыгы А.Н.Гыймазов игътибарны машиналарны имин эксплуатацияләү кагыйдәләре таләпләре үтәлешенә, шулай ук техник карау үткәрү кагыйдәләре үтәлешенә, техниканы эксплуатацияләгәндә кирәкле документларның булуына юнәлтте һәм дәүләт техник күзәтчелек хезмәте эшчәнлегендәге яңалыклар белән таныштырды. Катнашучылардан җиткерелгән кызыклы сорауларга җентекле җаваплар бирелде.

 

Алмаз Гыймазов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Мамадыш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International