Татарстанның Зеленодольск муниципаль районында техник карау узды

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Эш графигы нигезендә «Красный Восток Агро» АҖ Зеленодольск филиалы базасында чираттагы техник карау узды. Беренче этапта теркәлгән 89 техника арасыннан 45 трактор һәм тагылма техник карау өчен тәкъдим ителде. Техник карау контроль-диагностик прибор кулланып үткәрелде. Ачыкланган бозулар буенча 6 берәмлек техникага техник карау актлары бирелде. Нәтиҗәдә 39 берәмлек техникага техник тикшерү узу турында таныклык биреләчәк.

Хәзерге вакытта, график нигезендә, техник карау Зеленодольск муниципаль районының агросәнәгать комплексының башка хуҗалыкларында да дәвам итә.

 

Мансур Мөхәммәтҗанов – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Зеленодольск шәһәре һәм Зеленодольск муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International