Татавтодор АҖ шәһәр яны филиалында юл хәрәкәте иминлеге буенча уку

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районының «Татавтодор» АҖ шәһәр яны филиалында Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы бүлеге башлыгы – баш дәүләт инженер-инспекторы Р.А.Гәрәев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Лаеш районы буенча ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеге инспекторы, полициянең кече лейтенанты Л.В.Шәфигуллин, ЮХИ ДБУ әйдәп баручы белгече Г.А.Зәйнуллина катнашында үзйөрешле юл-төзелеш машиналарын имин эксплуатацияләү буенча укулар узды.

Дәрес барышында 2025 елда Лаеш районында юл-транспорт һәлакәтенә анализ ясалды, 2026 елда юл хәрәкәте кагыйдәләрендәге үзгәрешләр турында сөйләштеләр, юл хәрәкәте иминлеге, гомуми файдаланудагы юлларда эшләгәндә юл-төзелеш машиналарын имин эксплуатацияләү мәсьәләләре каралды. Үзйөрешле юл-төзелеш машиналарына техник карау уздыруга әзерлек мәсьәләләре каралды һәм таләпләр аңлатылды. Барлык сорауларга да тулы җаваплар алынды.

 

Радик Гәрәев – Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Лаеш муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International