Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында техник карау уздырылды

2026 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

Агымдагы елның 12 мартында Саба муниципаль районының Лесхоз поселогында урнашкан «Саба» урман-янгын станциясендә техникага техник карау үткәрелде.

Чара барышында техник өлеш буенча тормозлар, руль идарәсе, яктылык приборлары, йөрү өлеше, тавыш сигналы тикшерелде. Шулай ук теркәү документлары һәм тиешле категориядәге тракторчы-машинист таныклыгы һәм ОСАГО булу-булмавы тикшерелде.

Техник карау өчен тиешле дәрәҗәдә әзерләнгән 8 берәмлек техника тәкъдим ителде һәм аңа техник карау узу турында таныклык биреләчәк.

Чарада катнашучылар белән юл хәрәкәте, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча әңгәмә үткәрелде.

 

Хәмит Нәзиров – ТР Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Саба муниципаль районы бүлегенең баш дәүләт инженер-инспекторы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International